ТАНТАНА: лаеклы ялга озату 🏨 Агымдагы елда КТ предприятиеләренең 286 кешесе “Пенсионер” статусына ия булды. Күп елгы күркәм традиция буенча, әлеге олы юл башына чыгып басучыларны хөрмәтләү тантанасы уздырыла. Быел ул индустриаль техникумда үтте. 💥 Чыннан да, үзе күрә матур кичә булды. Чараның төп өлеше башлаганчы, “табадан гына төшкән яшь пенсионерлар”ны КТның корпоратив каналларына яздыру оештырылды. Тыйнак кына табын артында чәйләп алырга да мөмкин иде. Актлар залында исә аларны “Татшина” җәмгыятенең генераль директоры Игорь Прокопьев сәламләде: – Мин биредә пенсионерлар күрмим: барыгыз да яшь, күзләрегездән нур бөркелә. Тырыш хезмәтегез, сайлаган һөнәрегезгә, үз коллективыгызга тугрылыгыгыз өчен рәхмәт. Сез – яшьләребез өчен тәҗрибәле остаз, эштә киңәшче. Алга таба да күп меңле коллективның бер өлеше булып эшләрсез дип өметләнәм. Сәламәт булыгыз! 👏 Компаниянең профком рәисе Михаил Кузнецов, аның теләкләренә кушылып: “Һәрвакыт көр күңелле булып калыгыз. Ә моның өчен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Сезне спорт ярышларында көтеп калабыз, мәдәни чараларда катнашырга чакырабыз”, – диде. 💪 Пенсиягә чыгучыларның берсе – механика заводының агымнар системасына хезмәт күрсәтү мастеры Расих Гайнуллин. Аның хезмәт стажы ярты гасырдан артып киткән. - Мин шинчыларның гаилә династиясен дәвам итүче. Әти-әни шина заводында эшләде. Хатыным, аның әти-әнисе дә шинчылар. Улым безнең юлдан китте. Төпчегебез югары белем ала, бәлкем, ул да хезмәт биографиясен КАМА TYRES белән бәйләр. Пенсия чыгу эштән китү дигәнне аңлатмый. Хезмәт юлымны шушы коллективта дәвам итәргә ният. 📋 Пенсиягә чыгучыларга истәлек бүләкләре һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. Чара концерт номерлары белән үрелеп барды. #KAMATYRES #Котлаулар #ПенсиягәОзату #НМЗ